"Шәһри Казан" иң яхшы әтиләрне ачыклау максатыннан "Әти хакы" дигән бәйге башлап җибәрде

Иң яхшы әтиләргә велосипед бүләк ителәчәк.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). "Шәһри Казан" газетасы "БлагоДарение" яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә "Әти хакы" дигән бәйге башлап җибәрде.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Шулай ук журналистлар язмалары да кабул ителә.

Әтиләрне данлаган язмаларны "Шәһри Казан" редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр әтиләре белән бергә Казанга чакырыла.

"Әниләргә багышланган бәйгеләр шактый еш уздырылып тора, аларга багышланган җырлар, башка иҗат әсәрләре дә күп. Ә Әтиләр гел читтә кала, - дип аңлатты бәйгенең идеясен газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. - Шуны күздә тотып без, Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "БлагоДарение" хәйрия фонды белән берлектә "Әти хакы" дигән бәйге уздырырга ниятләдек. Үрнәк әтиләр турында укыйсы килә! Ялгыз гына балаларны тәрбияләүче ирләр күпме. Тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны арта бара. Шуларны истә тотып, өч номинация билгеләдек. Җиңүчеләргә өч велосипед бүләк итәбез. Башка матбугат чараларында эшләүче коллегаларыбызны да катнашырга өндибез".

Конкурста түбәндәге номинацияләр бар:

"ҮРНӘК ӘТИ" - әтиләр турындагы иң яхшы язма

"КИҢ ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ" - тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма

"БАТЫР ӘТИ" - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма

Язмалар 2017 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.

Бәйгенең шартлары белән тулырак "Шәһри Казан" газетасында танышырга була.