Әсгать Сәфәров Теләченең хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды

Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән ундүртенче утырышы да булды.

(Теләче, 21 февраль, “Татар-информ”,  “Теләче” газетасы, Эльмира Әхмәтҗанова). Бүген Теләчегә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәртәбәле кунаклар килде. Алар Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында эш барышы белән танышты, дип яза районның "Теләче" газетасы.

Соңыннан Сәгыйть Гыйниятуллинның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, гаилә әгъзалары белән аралаштылар. Ике-өч ат белән фермерлык эшчәнлеге башлап җибәргән Сәгыйть абыйның хуҗалыгында бүген 110 ат исәпләнә. Тынгысыз Гыйниятуллиннарның ат заводы районда гына түгел, республика күләмендә дан тота. Балаларны атта йөрергә кызыксыну уяту максатыннан, Сәгыйть абый биләмәсендә манеж төзелә. Әсгать Сәфәров әлеге гаиләгә соклануын яшермәде. “Төзелеш эшләрен тәмамлауда ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итәрсез”, -диде ул тынгысыз хуҗаларга.

Бу көнне Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән ундүртенче утырышы да булды.Теләче муниципаль районының 2016 елдагы эшчәнлегенә хисап һәм 2017 елга төп юнәлешләр турындагы көн тәртипләре кертелгән утырыш Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

Район Советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, районның социаль-икътисади үсешенә тукталып, районда барган төзелешләр хакында әйтеп узды. Спортта ирешкән уңышларыбызга да тукталды. Сәнгать өлкәсендәге матур күрсәткечләребез дә куанырлык. Илдус Зарипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагында эшлисе эшләр байтак әле. “Сәламәтлек, мәгариф өлкәсендә дә уңышларыбыз бар, ләкин югары күрсәткечләргә ирешүне үзебезгә төп максат итеп куярга кирәк”,- диде ул үз чыгышында. Шулай ук, Теләче зурайганлыктан, үзәк урамнан узучы машиналарны киметү максатыннан, тагын бер авылны әйләнеп узучы юл салу кирәклеген әйтте.

Киңәшмә барышында Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров, үз җирлекләрендә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады. Аның фикеренчә, узган ел җирлек тарихына төзелеш елы булып язылган. Авыл җирлеге бинасына, мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм башкалар сафка баскан. Хәзер авыл халкы үзләрен “Чиста су” программасына кертүләрен үтенә.

Сессиядә республиканың икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, “Созидание” идарә компаниясенең башкарма директоры Айдар Мирсәетов чыгыш ясады.

Киңәйтелгән утырышта йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров: “Теләчелеләр, сезгә алга карап яшәргә бар мөмкинлекләр дә бар. Район үсә, республикада үз йөзе бар. Төзелеш өлкәсендә республика күләмендә алдынгы урыннарны били. Теләченең сәнәгать мәйданчыгын республикада үрнәк итеп куябыз, әлеге районга барып өйрәнергә киңәш итәбез.

Әмма, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлисе эшләрегез байтак. “Алан” кебек алдынгы хуҗалыкларга тиңләшергә кирәк. Теләчелеләрне Әсгать Сәфәров Теләчедә Боз сарае төзеләчәк, бу уңайдан эш башланып китте дип куандырды. Утырыш ахырында ул биш райондашыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды, диелә район хәбәрендә.