Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә

Алимент түләмәүчеләрнең 20се хатын-кыз.

(Әлки, 21 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә. Аларның балаларына 6 миллион сумга якын әҗәтләре бар, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Ул-кызларына тиеш булган акчаларны (на содержание) түләп торудан тайчанучы бу бәндәләрнең 20 се – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлыларның 34 енә карата материаллар, алимент күчереп тору өчен, аларның керем алу (эш хакы, пенсия һ.б.) урынына юлланган. Ә 29 кешенең кайда яшәве билгеле түгел, алар эзләүдә. Алимент түләмәүчеләр, ягъни бурычларын үтәүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел инде шундый бер әлкилегә карата материаллар судка юлланган, диелә район хәбәрендә.