“Татар-информ” агентлыгы - ММЧның “Фемида-2013” конкурсы җиңүчесе

Конкурс 6 нчы тапкыр уздырылды

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР хөкемдарлары семинар-киңәшмәсендә Россия хөкем системасын һәм Татарстан хөкем органнары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга уздырылган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү чарасы булды.

 Иҗади ярыш нәтиҗәләрен исә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев игълан итте. Ул конкурска республика, шул исәптән Казан ММЧның 47 вәкиленнән 207 материал җибәрелгән булуын белдерде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Илгиз Гыйләҗев ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов белән бергәләп тапшырды. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре дә катнашты.

Бүләкләнүчеләр газета, телевидение һәм интернет-ММЧ журналистлары булып, алар арасында “Иң яхшы язма” номинациясендә “Татар-информ” МАның рус телендәге мәгълүмат редакциясе журналисты Эмма Ситдикова бар.

“Мәгълүмати жанр материалларының иң яхшы тупланмасы” номинациясендә “Татар-информ” МА аерым диплом белән билгеләнде.