Республика судлары узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады

Былтыр республика судлары тарафыннан 98 мең 889 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган 2013 нче елда республиканың гомуми юрисдикция судлары тарафыннан 98 мең 889 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген “Казан Гранд отель”дә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР район (шәһәр) судлары һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең семинар-киңәшмәсендә ТР судьялары советы рәисе – ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев хәбәр итте.

Утырышта шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республиканың барлык хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

Илгиз Гыйлаҗев әйтүенчә, җинаятьләрнең 60 процентка якын өлеше даими кереме һәм даими яшәү урыны булмаган затлар, шулай ук элек хөкем ителгәннәр тарафыннан эшләнгән. Хөкем ителгәннәр 16601 кеше тәшкил итә (2012 нче елда – 17090 кеше). 2013 нче елда 5282 кеше шартлы төстә хөкем ителгән, 1590ы төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Җинаятьләрнең структурасына килгәндә, Илгиз Гыйлаҗев түбәндәге мәгълүматларны китерде: 30 процент караклыкка, 5 процент үтерү белән янауга, 6 процент алиментларны түләүдән тайпылуга, 6 процент юлбасарлыкка, 10 процент наркотик чаралар белән законсыз гамәләргә туры килә.

Гражданнар суд эшләрен башкару процессында 533260 эш каралган, шул исәптән, 355 мең эш – җәмәгать судьялары тарафыннан (2012 нче елда җәмәгать судьялары тарафыннан 229 меңнән артык эш каралган). 2013 нче елда тикшерелгән гражданнар эшләре структурасы түбәндәгечә: 16 проценты – салым оешмалары дәгъвалары, 24 проценты – займ килешүләре буенча суммаларны кайтару турында, 7 проценты – торак бәхәсләре, 6 проценты – хезмәт дәгъвалары һәм башкалар.

Судлар һәм судьялар эшенә карата былтыр процессуаль характерда булмаган 2267 шикаять килеп ирешкән (2012 нче елда – 1833 шикаять). “Судларның гамәлләре белән килешмәүчеләрдән кабул ителгән шикаятьләр саны кискен арткан”, - диде Илгиз Гыйлаҗев. 2012 нче елда судларга мөнәсәбәттә 23 шикаять теркәлгән булса, 2013 нче елда аларның саны 100 гә җиткән. Процесстта катнашучыларның дорфалыгына карата 2012 нче елда 4, узган елда 12 шикаять кабул ителгән.

Илгиз Гыйлаҗев хәбәр иткәнчә, бүген республикада гомуми юрисдикция составы 701 кешедән гыйбарәт, шул исәптән 188 җәмәгать судьясы. Аның сүзләренә караганда, җәмәгать судьяларына кытлык проблемасы хәл ителеп килсә дә, әле бөтенләй тамырдан корытылган дип әйтеп булмый. Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Киров районнарында мондый судьяларга биналар җитеп бетми.

ТРда Суд департаменты идарәсе эше турында аның җитәкчесе Җәүдәт Салихов хисап тотты. Ул РФ “Правосудие” дәүләт автоматлаштырылган системасының мәгълүмати-аналитика үзәге булдырылуы буенча Татарстанның илдәге төбәкләр арасында алдынгылардан берсе булачагын искәртте.