“Чын ир-егетләр рекордлары” проектында Рифкать Миңнеханов төп казанышы турында сөйләде

Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы, иң мөһиме вазифа түгел, дип белдерде

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Чын ир-егетләр рекордлары” проекты кысаларында, “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәләшүдә көтелмәгән җавап бирде.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм тау чаңгысы белән яратып шөгыльләнүче Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы, полиция полковнигы, чынлыкта, иң мөһиме вазифа һәм дәрәҗәле исем түгел, ә балалар, дип белдерде. “Минем иң зур казанышым – ул 5 оныгым, ләкин тагын да күбрәк телим”, - дип белдерде елмаеп Рифкать Миңнеханов.