“Чын ир-егетләр рекордлары” проектында Айрат Шәфигуллин ничек Ватанны яратырга өйрәнүе турында сөйләде

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры нәрсә белән горурлану мөмкин булуын сөйләде

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). “Татар-информ” МА, Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Олимпиада-2014 көннәрендә, танылган ир-егетләрне шәхси казанышлары турында сораштыра.

“Чын ир-егетләр рекордлары” проектында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да катнашты. Ул Кораллы көчләр сафларында хезмәт итүне горурлык дип саный.

“Ике ел армиядә хезмәт итү тормышымда җитди этап булды. Беренчедән, Ватан алдында бурычымны үтәдем, икенчедән, зур мәктәп уздым. Бу чорда физик һәм психологик яктан ныгыдым. Моннан тыш, бу мөстәкыйль тормышка күчү һәм кешелек мөнәсәбәтләрен бәяләү чоры булды.

Армиядә хезмәт итү патриотлыкның яхшы үрнәкләрен күрсәтте. Бу күп санлы хәрби низаглар вакыты иде: Әфганстан, Ангола, Никарагуа. Ул вакытта  армиядә хезмәт итүче күп кенәегетләр үзләрен "кайнар нокта"ларда сынап карарга теләде. Гомумән алганда, мине армия күп нәрсәгә өйрәтте һәм характер формалашуда зур роль уйнады", - дип сөйләде ул.