Чын ир-егетләр рекордлары: Ирек Миңнәхмәтов узышлар һәм походлар турында

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе “Татар-информ” МАның махсус проектында катнашты

  (Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). "Татмедиа" Республика татбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Тольяттида узган “Серебряная ладья” супер дәрәҗәле автокросста катнашуны тормышында спорт өлкәсендә иң зур казанышы дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” МА ның “Чын ир-егетләр рекордлары” махсус проекты кысаларында сөйләде.

Ул 2000 елда сенсацион җиңүгә ирешкән – бу вакытка кадәр, ягъни 30 еллык тарихта чит ил, Тольятти пилотлары “Ладьяны” ота алмаган. Моңа беренче тапкыр нәкъ менә Ирек Миңнәхмәтов ирешкән.

“Спортта иң зур казаныш – “Серебряная ладья” автокроссында җиңү. Бу җиңүгә 2000 елның 24 сентябрендә ирештем. Татарстан белән Тольятти узышчылары арасында һәрвакыт көрәш барды. 30 илдән килгән спортчыларның берсе генә дә бу узышта җиңүгә ирешә алмады. Бу юбилей автокроссы иде. Моңарчы бернинди җиңүгә дә ирешкәнем булмады - ватылып кала идем. Бу көнгә кадәр бу минем иң зур җиңүем. Ике сезоннан икенче тапкыр җиңүгә ирештем һәм Россия чемпионы булдым. Узышлар – ул минем хобби, кемгәдер балык тоту ошый, ә миңа – машина. Вакыт кысан булу сәбәпле, яраткан хобби белән теләгәнчә шөгыльләнеп булмый. Бөтен чемпионат саен йөреп булмый, мөмкинлек булганда, елына 3-4 узышта катнашырга тырышам.

Хәзер "Can-Am Trophy Russia" ачык квадросерия минем яраткан узышларым. Бу узышларга хатынымны да җәлеп иттем. Узышларны поход белән чагыштырыр идем. Син электр уты һ.б. шартлар булмаган урынга килеп чыгасың, палаткалар куясың һәм табигать белән бергә-бер каласың.

Кешеләр, узышларда катнашучылар физик йөкләнеш тоймый, дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, 5 минут узышны спорт залында 1,5 сәгатьлек шөгыльләнү белән чагыштырырга була.

“Формула-3” яңа узышларда катнашып карадым. Аэродинамиканың ничек эшләвен аңлау зарур. Борылышка 140 км/сәг тизлек белән керсәң, юлдан чыгып очасын, әгәр 210 км/сәг белән керсәң, яхшы гына узып китәсен. Куркуны җиңү һәм борылышка, беренче тапкыр аэродинимика законы эшли башлаганчы тизрәк керү – бу җиңел түгел”.