Чирмешән районы башлыгы ятимнәрне ресторанга җыйган

50 баланың күбесе өчен мондый затлы җиргә бару беренче тапкыр булган

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Чирмешән районы башлыгы Наил Зарипов гаиләләргә тәрбиягә һәм опекага алынган ятим балаларны Чирмешәндә яңа ачылган ресторанга кунакка чакырды. 50ләп шундый бала ресторанда тәмле ашлар белән сыйланды, уйнады, биеде, күңел ачты. Мондый затлы җирдә күбесе беренче тапкыр гына.

Бүген районда тәрбиягә алынган 25 гаиләдә 46, опекага алган 24 гаиләдә 30 бала тәрбияләнә.

Мондый матур бәйрәм оештыруның идеясе район башлыгы Наил Зариповныкы булса, иганәчесе – Мансур Бәдретдинов. Ә чараны мавыктыргыч һәм кызыклы итү өчен опека һәм тәрбия, социаль яклау бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч куйган, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.