Буа инвалидлары мәнфәгатьләренә быел 15,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Районда бүген 5 меңнән артык инвалид исәпләнә

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Буа районы “Уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруны дәвам итә. Быел район үзәк хастаханәсен инвалидлар өчен җайлаштыруга зур игътибар бирергә уйлыйлар.

Бүген районда 5 меңнән артык инвалид исәпләнә. Быел аларны уңайлы мохит белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 15,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчаларның 4 миллион сумнан артыгы район хастаханәсен мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштыруга тотылачак.

Буада гомер итүче инвалидларны уңайлы мохит белән өлешчә тәэмин итү инде тәмамланган. Хәзер исә аларның имин һәм уңайлы хәрәкәте өчен тиешле барлык шартларны булдыру эшчәнлеге башланып киткән. Бу эшләрнең барысы да инвалидлар үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкилләре итеп хис итсен өчен эшләнә, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.