Бу төндә Татарстанда кисәк салкынайта

Урыны белән 33 градуска кадәр суык булачак

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстанда кисәк суыта, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шимбә төнлә һәм иртән урыны белән кар явачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 20-25 градус салкын була, ә көнчыгыш районнарда – 25-30 градуска, урыны белән 33 градуска кадәр суытачак. Көндез иң югары температура 16-21 градус, көнчыгышта – 25 градуска кадәр салкын.