362 чит ил гражданының законсыз миграциясен оештырган өчен, Казанда аналы-кызлы затларны хөкем итәчәкләр

Аларга карата читкә чыкмау һәм тиешле тәртип турындагы чик чарасы сайланган

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанның Идел буе районы судына, ТР башкаласында яшәүче 53 яшьлек Н.Ш. һәм аның 25 яшьлек кызы Е. Ш.га карата җинаять эшләре тапшырылган. Алар законсыз миграция оештыруда гаепләнәләр, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.

Сораштыру версиясе буенча, 2013 нче елның гыйнварыннан сентябренә кадәр, Ш.нар кабул итүче як сыйфатында мөрәҗәгать итеп, Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе чит ил гражданнарының миграция хисабы бүлегенә, РФ территориясендә яшәү урыны буенча теркәтү өчен, чит ил затларының кирәкле документларын тапшырган.

Чынлыкта исә алар чит ил гражданнарына торак бүлмәләрдән файдалану хокукын бирмәгән, һәркайсыннан бары тик 250 сумнан 300 сумга кадәр акча алып торган. Нәтиҗәдә, алар тарафыннан 362 чит ил гражданының Россия территориясендә законсыз торуы оештырылган.

Сораштыру барышында аналы-кызлы затларга карата читкә чыкмау һәм тиешле тәртип турындагы чик чарасы сайланган.