Татар яшьләре тынычлыкка өнди

Татар яшьләре тынычлыкка өнди

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Иртәгә Татар иҗтимагый үзәге бинасында “Шәрекъ” татар яшьләре клубының яңа ел каникулларыннан соң беренче утырышы уздырыла. Ул чечен халкын 1944 елның 23нче февралендә Сталин фәрманы буенча депортацияләүгә багышлана.

Утырышта чечен һәм ингуш халыкларының Казакъстан җирләренә сөрелү тарихы турында сүз алып барылачак. “Шәрекъ” клубы җитәкчесе, тарих укытучысы Рамай Юлдашев Хайбах исемле чечен авылында шәһит булганнар тарихы турында чыгыш ясаячак. Утырышка килүчеләр шулай ук әлеге вакыйгаларны яктырткан документаль фильмны да карый алачак.

Утырыш йомгаклары буенча “Шәрекъ” татар яшьләре клубы резолюция дә кабул итәргә җыена.