«Татар-информ»да «Китап» радиосының FM дулкында ачылуы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 21 гыйнварда, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Китап» радиосының FM дулкында ачылуына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru