news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

Татарстанлылар 21 гыйнвардан 4 февральгә кадәр (843) 273-34-85 телефоны буенча Роспотребнадзор белгечләренә мөрәҗәгать итә алачак.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гражданнарга үз вакытында дөрес мәгълүмат бирү максатыннан, сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык срогы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештырылачак», диелә хәбәрдә.

Татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларны иртәнге 10нан кичке 4кә кадәр (843) 273-34-85 телефоны аша бирә ала. Кайнар элемтә 4 февральгә кадәр эшләячәк.

Кичәге көннән шулай ук Бөтенроссия кайнар линиясе дә ачылды. Аның буенча Роспотребнадзор белгечләре составында никотин булган продукциянең (снюс һ.б.) куркынычы турында сөйләячәк һәм гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100