Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә исерек хәлдә тәртип бозучыларны мәҗбүри дәвалануга җибәрергә тәкъдим итәләр
Административ хокук бозулар турында яңа кодекс нигезләмәләрен РФ Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыклары әзерләячәк.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Исерек хәлдә берничә тапкыр тәртип бозган, шулай ук тиешле булмаган урыннарда исерткеч эчемлекләр кулланган россиялеләрне мәҗбүри дәвалануга җибәрергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
РФ Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыклары 1 мартка кадәр шундый нигезләмәләр әзерләячәк – бу Административ хокук бозулар турында яңа кодекс проектының бер өлеше булыр дип көтелә.
Судлар да мәҗбүри дәвалануга озату турында карар чыгару мөмкинлегенә ия булачак. Алар тәртип бозучыларны диагностика, профилактика, шулай ук медицина яки социаль тернәкләндерү чаралары узарга мәҗбүр итә алачак. Хәзерге вакытта наркоманнарга карата шундый чаралар кулланыла инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз