news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте 2020 елда торак сертификатларын бүлү графигын раслады

Быел гомуми күләме 16,1 миллиард сум тәшкил иткән 6,5 меңнән артык сертификат бирү күздә тотыла.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин торак сертификатлары чыгару һәм бүлү графигын раслады. Быел гомуми күләме 16,1 миллиард сум тәшкил иткән 6,5 меңнән артык сертификат бирү күздә тотыла. Документ Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Барлыгы 16,3 миллиард сумлык дәүләт торак сертификатлары чыгарылачак. 2020 елда 6 мең 526 дәүләт торак сертификаты бирү күздә тотыла», - диелә Хөкүмәт боерыгының аңлатма язуында.

Торак сертификатларын хәрби хезмәттән азат ителәчәк хәрбиләргә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, күченеп китәргә мәҗбүр булучыларга һ.б. категорияләргә караган гражданнарга бирү күздә тотыла.

Документ нигезендә, Татарстанга радиация аварияләре һәм һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен – 12, күченеп китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен – 21, Ерак Төньяктагы районнардан күченеп килүчеләр өчен ике сертификат тапшырылачак.

Торак сертификатлары «Гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү» максатчан программасы кысаларында бүленә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100