Язучы Нәзифә Кәримова Оренбург өлкәсендәге укучылары белән очраша

«Туган як җылысы» дип аталган әлеге очрашуда аның яңа әсәрләре турында фикер алышу булачак, сүзләренә язылган җырлар тыңланачак
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). 2 февраль көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы “Романтика” мәдәният йортында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе Нәзифә Кәримова белән иҗади очрашу кичәсе узачак.
«Туган як җылысы» дип аталган бу чарада язучының әсәрләре буенча фикер алышыначак, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны Татарстанның атказанган артисты, мәскәүле Роза Хәбибуллина башкарачак.