“Усад” спиртзаводы һәм “Татпак” оешмасы җитәкчеләрен үтерү буенча җинаять эшләре каралган

“Усад” спиртзаводы һәм “Татпак” предприятиесе директорларын үтерү буенча суд утырышы 28 гыйнварга билгеләнгән
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасы Югары Судында “Усад” спиртзаводы директоры Владислав Барановны һәм “Татпак” предприятиесе директоры Яков Галәметдиновны үтерү турындагы җинаять эшләре каралды. Әлегә бу чара башлангыч сыйфатта үткән. Алдан тыңлау нәтиҗәләре буенча, суд гаеплеләргә карата хөкем чыгару буенча утырышны 28 гыйнварга 10 сәгатькә билгеләгән.
“Баранник төркеме”ндә катнашучыларга карата җинаять эше республика прокуратурасы тарафыннан Югары судка 9 гыйнварда юлланган.
Тикшерү версиясе буенча, “Жилка” оешкан җинаятьчел берләшмәсенә каршы сугыш тудыру, аның әгъзаларын юкка чыгару максаты белән, составына “Грязь” группировкасы кергән каршы як җинаятьчел төркемнәре берлеге мәнфәгатьләрен күздә тотып, 1996 елның башында “Грязь” оешмасы әйдәманнарының берсе Эдуард Гарипов, “Чайники” берләшкән группировка вәкилләре – Александр Репин һәм башкалар белән Казан территориясендә җинаятьчел берлек төзи. Дошманнарны “көлгә әйләндерү” буенча операцияләрне оештыру Түбән Камада яшәүче Игорь Баранник төркеменә йөкләнә. Ул һөҗүм итү планнарын корып, банданың коралланышын кайгырткан. Һөҗүм итүләргә акчалата бүләк өчен туганнарын һәм танышларын – Менделлевскида яшәүче 39 яшьлек Ринат Хаҗиәхмәтовны, Ярославльдә яшәүче 53 яшьлек Евгений Котковны (Коралланган көчләрнең элеккеге офицеры) һәм башкаларны җәлеп иткән.
“Жилка” дошманы булган составына “Грязь” кергән җинаятьчел берләшмәләр арасындагы кан коюлар вакытында, төркем әгъзалары гына түгел, аларны финанс ягыннан тәэмин итеп торган затлар да юкка чыгарыла. Андыйлар исемлегенә “Усад” агросәнәгать фирмасы директоры – 55 яшьлек Владислав Баранов та эләгә. Тикшерү версиясе буенча, 1000 АКШ доллары күләмендәге акча өчен, үтерү эшенә Ринат Хаҗиәхмәтов тартыла. Ул үтерү җинаятен 1996 елның 16 гыйнвары иртәсендә Ибраһимов һәм Ямашев урамнары кисешкән урында автомобиль күпере астында кылган дип фаразлана.
Киллерларның икенче корбаны “Татпак” предприятиесе директоры – 58 яшьлек Яков Галәметдинов була. 1996 елның 28 маенда ул Котков тарафыннан Паровозников урамында үз йортыннан ерак түгел урында үтерелә. Моның өчен 800 АКШ доллары күләмендәге акча вәгъдә ителгән була.
Хаҗиәхмәтов һәм Котковның элек җинаять җаваплылыгына тартылганын исәпкә алып, суд тарафыннан аларның гаепләре расланса, аларга карата иректән мәхрүм итү буенча бик озын сроклар бирелүе ихтимал, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.