Ульяновскида 56 яшьлек милләттәшебез бала тапты

Ульяновски шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек татар хатыны Рәисә Әхмәдиева беренче баласын табу бәхетенә иреште
(Ульяновски, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсендә демографик хәл уңай якка үзгәрә башлады. Узган елда төбәгебездә 12360 бала дөньяга аваз салган. Белгечләр раславынча, унбер ел элек, ягъни 1996 елда да нәкъ шуның кадәр сабый тууы теркәлгән. Тормыш шартлары җайлану сәбәпледер инде, соңгы вакытта кайбер гаиләләр икенче-өченче бала алып кайтырга да тәвәккәлли башладылар, дип сөенә өлкәнең ЗАГС идарәсе башлыгы Л.Тихонова. Людмила Ивановна әйтүенчә, бүген никахлашучылар санының артуы да күзәтелә икән.
Ә менә шушы көннәрдә генә 56 яшьлек милләттәшебез Рәисә Әхмәдиеваның беренче баласын табуы турындагы хәбәр төбәгебездә чын сенсация рәвешендә кабул ителде.
Гомер буе балалар бакчасында хезмәт иткән Рәисә ханым һәм аның хәләл җефете – завод эшчесе Рәшит әфәнде Әхмәдиевлар утыз елга якын бергә яшиләр. Иремнең беренче никахыннан булган өч баласын тәрбияләп үстердек, кеше иттек, ә уртак мәхәббәт җимешебез әлегәчә юк иде, ди Рәисә ханым. Дөрес, хуҗабикә моңа кадәр дә берничә мәртәбә балага узып караган, әмма йөклелеге һәрвакытта да күңелсез тәмамланган.
Ниһаять, Ульяновски шәһәренең беренче санлы клиник хастаханәсендә Рәисә Әхмәдиева беренче сабыен дөньяга китерү бәхетенә иреште.
- Шундый яшькә җитеп, ягъни пенсиягә чыкканнан соң бала табу очрагы төбәгебез медицинасы тарихында беренче тапкыр теркәлде. Шуңа күрә дә Рәисә ханым Әхмәдиевага карата аеруча игътибарлы булырга тырыштык. Аны шактый вакыт стационар шартларында күзәтү астында тоттык. Карыннан баланы, әлбәттә инде, операция юлы, икенче төрле әйткәндә, кесарев кисүе белән алырга туры килде. Хәер, бүген сабый үзен бик тә яхшы хис итә, авырлыгы – 2,63 кг, ә буе 49 см тәшкил итә. Әнкәсе аны беренче көннән үк күкрәк сөте белән тукландыруга кереште, - ди бала тудыру йорты баш табибының урынбасары Лилия Шабаева.
Рәисә ханым якты дөньяга яңа гына аваз салган улына исем кушу мәсьәләсенә карата да уй-фикерләре белән бүлеште.
- Без – мөселманнар, шуңа күрә иң әүвәл мәчеткә барып, дин әһелләре белән киңәшергә ниятлибез. Зарыгып көтеп алган сабыебызның исеме тирән мәгънәле, күркәм булырга тиеш, - ди бәхет дәрьясында гизүче ана.
Рәшит һәм Рәисә Әхмәдиевларның олы шатлыгын Ульяновски шәһәре мэры Сергей Ермаков та уртаклашты. Ул аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.