Министрлык-ведомстволар башкарма дисциплинаны боза

Республикадагы 19 министрлыкның 15е узган ел дәвамында документларны Министрлар Кабинетына тапшыру вакытын бозган
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Республиканың Дәүләт хакимияте органнарында бер-берсен кабатлаучы документлар әйләнешен оптимальләштерү зарур. Шуны күздә тотып Президент, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының Бердәм мәгълүмат системасын төзү күздә тотыла. Бу хакта бүген Хөкүмәт утырышында ТР Министрлар Кабинеты Апараты җитәкчесе Шамил Гафаров җиткерде. Аның искәртүенчә, бердәм система Дәүләт хакимияте органнарына алынган документларны теркәү, карау, аның буенча карарлар кабул итү вакытын кыскартырга, гомумән, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк.
Бүгенге Хөкүмәт утырышында министрлык-ведомстволарда, Министрлар Кабинеты Аппаратында документлар әйләнеше, аларда башкарма дисциплананың үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шамил Гафаров яңгыраткан мәгълүматларга караганда, 2007 ел дәвамында Министрлар Кабинеты Аппаратына алынган һәм аннан җибәрелгән документлар саны 28 меңнән (2006 елда) 45 меңгә кадәр арткан. Министрлыкларга килгәндә, иң күп документларны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары кабул итеп алган. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә документларны иң күп җибәрүчеләр сафында да. Документларны эшләү мәсьәләнең бер ягы гына, аны кирәкле инстанциягә вакытында җибәрү дә бар бит әле. Монысы инде еш кына министрлыклар һәм ведомстволарда башкарма дисциплинаның ни дәрәҗәдә үтәлүе белән бәйле. Шамил Гафаров ассызыклаганча, республикадагы 19 министрлыкның 15 е узган ел дәвамында документларны Министрлар Кабинетына тапшыру вакытын бозган. Алар билгеләнгән вакыттан 2 көннән алып 50 көнгәчә тоткарланган. Шушы язмышка 351 документ дучар булган. Бу тапшырыла торган документның якынча 6 проценты дигән сүз. Хакимият органнарына тәкъдим ителә торган документлар саны 2007 елда 2006 ел белән чагыштырганда кими төшүенә карамастан, үз вакытыннан соңарып тапшыру очраклары хәтта арта да төшкән. «Икътисад министрлыгы Хөкүмәтнең 5 утырышына кирәкле материалларны вакытыннан соңарып тапшырды, Мәдәният министрлыгы шул хәлдә 3 утырыш алдыннан калдырды. Мондый җавапсызлык утырышның өзелүенә үк китерргә мөмкин бит», – ди Шамил Гафаров. Министрлык-ведомстволар аппаратларында эш вакытының 30 процент өлеше җитәкчелекнең үзеннән түбәнрәкләрдән мәгълүмат җыйдыруга китә икән. «Бу эш вакытын әрәм итү хакында сөйли», – Шамил Гафаров. Ул шуны күздә тотып бүгенге көндә Министрлар Кабинеты регламентына үзәрешләр кертеләчәген җиткерде. Тиздән Министрлар Кабинетында башкарма дисциплинаны катгыйландыру буенча киңәшмә дә узачак.