Казан аэропортында интернет-кафе эшли башлады

Бүген Казан аэропорты бинасында интернет-кафе ачылды
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Казан” Халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятенең 1нче Терминалында интернет-кафе эшли башлады.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Интернет-кафедан файдалану тарифлары әлегә билгеләнмәгән, әмма үз вакыты белән алар расланачак. Өстәвенә, әгәр барлык файдаланучыларга 10 компьютер гына җитми башласа (бүген алар нәкъ шул санда), аларның саны арттырылачак, дип ышандырдылар аэропортның матбугат хезмәтендә.