“Гаврилов урамы” тукталышында үтерү фактында шикләнгән кеше кулга алынган

Милиция хезмәткәрләре 26 декабрьдә “XL” сәүдә комплексы янындагы тукталышта булган җинаятькә ачыклык керткән
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 15 гыйнвар көнне милиция хезмәткәрләре, декабрь ае ахырында “Гаврилов урамы” җәмәгать транспорты тукталышында теркәлгән үтерү фактында шикләнгән 23 яшьлек Казан гражданинын тоткарлый. Бу хакта РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, 26 декабрь көнне 16 сәгать тирәсендә “XL” сәүдә комплексы янындагы “Гаврилов урамы” тукталышында, таныш булмаган кешеләр, 30 яшьлек Николай Гусевның сул ботына һәм 23 яшьлек Марат Хәмидуллинның эченә үтәдән-үтә пычак белән чәнчи. Гусев күп кан югалту аркасында ашыгыч медицина ярдәме машинасында дөнья куя. Хәмидуллин авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Күкрәккә һәм арт санга чәнчү- кисү яралары белән абыйлы-энеле 26 яшьлек Сергей һәм 22 яшьлек Владимир Печенкиннар да госпитализацияләнә.
Тикшерү фаразлары буенча, зыян күрүчеләрне пычак белән нәкъ менә югарыда телгә алынган 23 яшьлек кеше җәрәхәтли. Кулга алынган бу егет сүзләренә караганда, ул көнне ул 21 яшьлек иптәше белән автобуста барган. Дусты ялгыш кына бер туташка кагылып китә. Нәтиҗәдә, туташ гауга чыгара, яшьләрнең кайсы тукталышта чыгулары белән кызыксынып, телефоннан иренең дусларын ярдәмгә чакыра. Егетләр “Гаврилов урамы” тукталышында чыгуга, аларга шунда ук берничә ир-ат ташлана һәм кыйный башлый. Үзендә салкын корал булудан файдаланып, үзен һәм иптәшен якларга тырышып, ул һөҗүм итүчеләргә пычак белән чәнчи башлый. Иптәшенең кем икәнлеге тикшерүчеләргә мәгълүм. Хәзерге вакытта аның кайда булуы ачыклана.
17 гыйнварда шик тудырган гражданга мөнәсәбәттә сак астына ябу рәвешендәге чик кую чарасы күрелә. Тикшерү раслаганча, ир-ат 2006 елда, затлар төркеме тарафыннан көчләү өчен тоткарланып, шартлы рәвештә 4 ел иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән булган.