^“Үзебез” хәрәкәте “Татар җыры язмышы” темасына матбугат клубы уздыра

^“Үзебез” хәрәкәте “Татар җыры язмышы” темасына матбугат клубы уздыра

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Гөлзадә” иҗат студиясе белән берлектә 25 гыйнвар көнне Татарстан Журналистлар берлеге бинасында “Татар җыры язмышы” дигән темага татар матбугат клубының чираттагы утырышын үткәрә.

“Үзебез” хәрәкәте координаторы Резеда Сафиуллина хәбәр итүенчә, утырышта сүз татар җырының үткәне, бүгенге хәләте һәм киләчәге хакында барачак. Шулай ук бүгенге көндә киләчәк буынның үзаңын үстерүдә татар җыр сәнатенең роле һәм җыр сәнгатенең абруен күтәрү мәсъәләләрен карау күздә тотыла.

Очрашуда танылган сәнгать эшлеклеләре, күренекле җырчылар, музыка белгечләре, талантлы яшьләр, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.