ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда автобусларны тикшерәчәк

Инспекторлар автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвенә игътибар бирәчәк, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәвен, документларын тикшерәчәк.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларны тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Чираттагы чара 20 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Аның барышында муниципаль, муниципальара һәм төбәкара маршрутлар буенча даими рәвештә һәм заказга пассажирлар йөртүче автобусларны тикшерәчәкләр», - дип белдерделәр агентлыкка Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

ЮХИДИ инспекторлары пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәүче, шулай ук тиешле барлык документлары булмаган шоферларга аерым игътибар бирәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен, шулай ук транспорт чараларының техник торышын тикшерәчәк.