Теләче авыл клубларында өч ай дәвамында кара-каршы концертлар узды

Үзара аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны үзмаксат итеп куйган әлеге проект авыл халкын яңа башкаручылар, яңа сәнгать үрнәкләре белән таныштырды.

(Теләче, 20 декабрь, “Татар –информ”, "Теләче"). Әбде авылы җирлеге үзешчәннәре Үзәк авылы мәдәният йортында зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу өч ай дәвамында җирлекләр тарафыннан авыл клубларында кара-каршы күрсәтелгән концертларның соңгысы иде.  Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Үзара аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны үзмаксат итеп куйган әлеге проект авыл халкын яңа башкаручылар, яңа сәнгать үрнәкләре белән таныштырды. Әлеге проект ярдәмендә Теләчедә яшәүчеләр башка җирлектә яшәүче үзешчәннәрнең чыгышларын күрделәр, чагыштыру мөмкинлегенә ия булдылар.

Әбдеделәрнең җавап концертына килсәк, исемендә язылганча ук, ул тамашачылар яхшы кәеф бүләк итте. Үзәклеләр аеруча яшь башкаручыларның чыгышларын үз итте. Алар - Дмитрий Семенов, Ләйлә Камалетдинова, Гүзәл Шәрәфиева, Ралия Хисаметдинова, Николай Басков һәм Нияз Рәхмәтуллиннар. Соңгы икесе кечкенәдән сәхнәдә үсте.

Нияз җырлады, биеде, концертлар алып барды, ә бүген Казан дәүләт сәнгать мәдәният университетында китапханәче һөнәрен үзләштерүче Николай, шигырьләр иҗат итеп, шуларны сәнгатьле итеп сәхнәдән сөйли иде. Үзәктә узган концертта да алар шундый форматта сәхнә тотты. Нияз исә Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, бүген Әбде авылы мәдәният йорты директоры вазифасын башкара. Авылдашлары гына түгел, район җитәкчелеге дә аларны авылның киләчәге, өметле яшьләре итеп күрә.

“Задоринка” рус фольклор ансамбле, “Движение” бию төркеме һәм нәниләр чыгышы күңелләргә дәрт өстәде, киләчәккә өмет уятты. Йөрәкләрендә мәңге сүнмәс иҗат дәрте йөрткән өлкәннәребезнең эшен авыл яшьләре, балалар лаеклы дәвам итә.