Татарстанның унбер районында инфекционистлар юк

Республикада барлыгы 154 табиб-инфекционист эшли.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның унбер районында инфекционист-табиблар юк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

Ул Татарстанда 154 табиб-инфекционист, аларның 66сы йогышлы авырулар кабинетларында, 88е инфекцион стационарларда эшләвен әйтте. Бүгенге көндә 11 районда мондый белгечләр юк. “Бу районнарда йогышлы авырулар дүрт тапкыр кимрәк теркәлә. Табиб булмагач, проблема да юк”, - ди Сергей Осипов.

Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Чирмешән, Чүпрәле, Әтнә, Теләче районнарында штат берәмлекләре каралмаган. Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Ютазыда штаты булса да, белгечләр юк.

Сергей Осипов кадрлар кытлыгы шартларында инфекцион стационарларга эш күләме артуын билгеләп узды. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова район башлыклары да белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырырга тиешлеген әйтте. “Аларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде.

  • Республиканың 24 районында үзәк район хастаханәләре базасында йогышлы авырулар бүлекләре бар. Татарстанда инфекцион профильле 838 ятак исәпләнә. Аларның яртысы балалар өчен. Татарстан сырхауханәләрендә 86 йогышлы авырулар кабинеты эшли. 10 районда андый кабинетлар юк.
  • Йогышлы патологияле балалар Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар клиникасына китерелә. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр пациент, шул исәптән Казан һәм 27 муниципаль районнан 200 дән артык яңа туган бала дәвалана. Ел саен медицина оешмаларыннан юллама белән яки мөстәкыйль рәвештә 20 меңнән артык бала мөрәҗәгать итә. Аларның 60,2 процентын табиблар хастаханәгә сала.