"Россиядә ислам традицияләре" күргәзмәсе Индонезиядә тәкъдим ителәчәк

Джакарта шәһәрендәге күргәзмәне Россия Мөфтиләр шурасы оештыра.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Индонезия башкаласы Джакарта шәһәрендә "Россиядә ислам традицияләре" халыкара фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Ул Россия белән Индонезиянең дипломатик мөнәсәбәтләренең 70 еллыгына багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның ноябрендә Россия Мөфтиләр шурасы оештырган "Россиядә ислам традицияләре" I Халыкара фотокүргәзмәсе Бруней-Даруссалам дәүләте башкаласында тәмамланды. Ике айлык экспозиция кысаларында Бандар-Сери-Бегаван шәһәрендә яшәүчеләргә һәм кунакларга Россиядә ислам традицияләрен яктырткан 150дән артык профессиональ фотоэш тәкъдим ителгән.

Брунейда күргәзмә ачылышында дәүләт министрлары, дипломатик миссия җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре булган. Күргәзмә ачылганнан бирле фотоэшләрне 5 меңнән артык кеше карарга өлгергән, диелгән әлеге хәбәрдә.