Лилия Галимова: 70 мең укучы WorldSkills-2019 чемпионатына ташламалар буенча килә алачак

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласының «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2019 елда Казанда узачак WorldSkills чемпионатына 14-19 яшьлек үсмерләр һәм кызлар ташламалы шартларда килә алачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта белдерде.

«Тамашачы» дип аталган программа булдырыла. РФ субъектларыннан төрле олимпиадалар, бәйгеләр, төбәкләрдә узган WorldSkills чемпионатларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән 14-19 яшьлек үсмерләр һәм кызлар җәлеп ителәчәк. Бу эшче һөнәрләренә карата кызыксыну уяту максатыннан эшләнә. Дүрт көн эчендә мәйданчыкка «Тамашачы» программасы буенча 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә», - диде Галимова.

Ул әлеге «тамашачылар»ның WorldSkills мәйданчыгында мастер-класслар уза алачагын искәртте. Бу программаны декабрь уртасында Казанда үткән DigitalSkills чемпионатында сынап карадылар инде, дип өстәде Галимова.

Мәктәп укучыларын яшәү урыны белән тәэмин итү һәм юл чыгымнары үзләре килгән субъект бюджетыннан түләнәчәк.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласының «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.