IT-технологиялəр белгече АКШта күпчелек һөнәрләр юкка чыкты дип саный

Ленар Мөхəммəдиев кешелəрне роботлар алмаштырганын əйтте.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Нью-Йорк татар ассоциациясенең əгъзасы, it-технологиялəр белгече Ленар Мөхəммəдиев АКШта күпчелек һөнəрлəр юкка чыкканын əйтте. Бу хакта ул "Штаб" резиденциясендə "Татар-информ" хəбəрчесенə сөйлəде.

Белгеч "IT-технологиялəрнең җəмгыятькə йогынтысы" темасына багышланган презентация тəкъдим итте.

Ленар Мөхəммəдиев сүзлəренчə, роботлар күпчелек һөнəрлəрне алыштыра башлаган. Мисал итеп, ул Америкада йөк машинасын йөртүче роботларны, "Алибаба" компаниясендəге автоматлаштырылган посылка тутыручы роботларны китерде.

"Якын килəчəктə Америкада күп һөнəрлəр юкка чыгачак һəм алар инде юкка чыгып бара да. Мəсəлəн, пилотсыз таксилар, хəтта автоматик музыка, шигырь язучы роботларны да сынап карыйлар. Фильмнарда да актерлар урынына роботлар төшə башлар, алар хислəрне төгəлрəк бирə ала", - ди IT белгеч.

"Интернетның җəмгыятькə шулкадəр йогынтысы көчле, социаль челтəрлəрдə революциялəргə кадəр оештырдылар", - диде Ленар Мөхəммəдиев. "АКШ Президенты Дональд Трамп та Фейсбук ярдəмендə сайлауларда җиңеп чыга алды. "Бот"лар ярдəмендə кешелəргə аның турыда миллионлаган мəгълүмат таратылды", - ди ул.