2024 елга кадәр Россиядә ике йөз чүп эшкәртү заводы төзелергә тиеш

Бу хакта зур матбугат очрашуында Владимир Путин белдерде.
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). 2024 елга кадәр Россиядә кимендә ике йөз чүп эшкәртү заводы төзелергә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясендә белдерде. 
 
"2024 елга кадәр без 200 чүп эшкәртү заводы төзергә тиеш. Белмим, бу гына җитәрме, әмма ике йөзне булса да без ясарга тиеш", - диде ул.