20 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Путин: Уртача пенсия күләме 500 сумга артачак, быел ипотеканы ешрак ала башлаганнар, Миңнеханов 2018 ел өчен Россиянең 50 медиаперсонасы арасында.

Алексей Песошин куркынычсызлык органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады / Татарстан Премьер-министры куркынычсызлык органы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына үзләрен аямый торган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Путин Россиядә быел уртача пенсия күләменең 500 сумга артуын әйтте / Россиядә гомер озынлыгы да бераз артты, диде Путин.

2018 елда татарстанлылар ипотеканы ешрак ала башлаган / Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ипотека буенча 120 меңнән артык килешү теркәгән.

Рөстәм Миңнеханов 2018 ел өчен Россиянең 50 медиаперсонасы арасына керде / «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән Россия персоналары рейтингында Владимир Путин беренче урынны били.

“Чаткылар” документаль спектаклендә 6 төрле һөнәр иясе һәм 2 студент уйнаячак / Режиссёр Әминә Миндиярова һәвәскәр артистларны үз халкының мәдәниятенә, ана теленә битараф булмау берләштерүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов “Россия лидерлары” бәйгесе җиңүчесе Александра Лебедева белән очрашты / “Россия лидерлары” проекты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лебедеваның остазы булды.

Лилия Галимова: 70 мең укучы WorldSkills-2019 чемпионатына ташламалар буенча килә алачак / Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласының «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.

Татарстан җирле үзидарә башлыклары Мәскәү татарлары тормышы белән танышкан / Кунаклар өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылган.

Автобус йөртүчеләргә рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре җиде тәртип бозучыны токарлаган / Автоинспекторлар Горький шоссесында машина йөртүчеләрнең документларын һәм автобусларның техник торышын тикшергән.

Казанда фирма хезмәткәрләре “Татарстан 24” журналистларын офиста законсыз тоткарлаган / Алданган пенсионер турында сюжет төшергәндә телекомпания төркемен офиста бикләп куйганнар.

Фермер Фәрит Нәбиуллин: Татар токымлы атларны һәр районда булдырырга кирәк / Татар токымлы атлар РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде.

Камалтынов сайлаулар турында: Дәүләт Советы үз эшен төгәл башкарачак / Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары сайлаулардан соң парламент составы үзгәрсә дә, буыннан буынга күчеп килә торган тәртип сакланачагын әйтте.

Казанда балаларны йогышлы авырулардан дәвалау урыннары җитмәү кискен проблемага әйләнгән / Депутатлар тагы бер балалар йогышлы авырулар хастаханәсе төзү мәсьәләсен тизләтергә кирәклеген әйтте.