Зәй шәһәренең һәм районының бюджетлары кабул ителде

Депутатлар ђлеге мђсьђлђгђ бњтђн ђйлђнеп кайтмаячак

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәре һәм муниципаль районы Советларының агымдагы елдагы соңгы утырышлары үтте. Депутатлар утырыш көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Әлбәттә, шәһәр, шулай ук муниципаль районның 2014 елга һәм 2015-2016 елларга бюджеты утырышта каралган төп мәсьәлә иде. Шәһәр һәм район Советы депутатлары бюджетны икенче укылышта кабул итте. Шулай итеп, алга таба әлеге мәсьәләгә башка кайтылмаячак.
Район Советы утырышында беренче укылышта каралган бюджетны тикшерүгә керешкәнче, депутатлар Татарстан Республикасы үсеш стратегиясе кысаларында Зәй муниципаль районының төп үсеш юнәлешләре белән танышты. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Фикер алышуларда “ТатЭК” АҖ генераль директоры урынбасары Сергей Афонин һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова катнашты.
Шәһәрнең, шулай ук районның 2014 елга һәм 2015–2016 елларга бюджеты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды.
Шәһәр Советы утырышында депутатлар шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин шәһәр Советының 2013 елдагы эшчәнлеген анализлады, 2014 елга эш планы белән таныштырды.
Район Советы утырышында депутатлар район Советы Уставына шәһәр прокуратурасы протесты, Уставка үзгәрешләр кертү, муниципаль район Уставына үзгәрешләр кертү турында карар буенча ачык тыңлаулар үткәрү тәртибе, әлеге карарны тикшерүдә гражданнарның катнашуы һәм аларның фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибе буенча карарлар кабул иттеләр, районда муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен товарлар сатып алу, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында мәсьәләне тикшерделәр.
Район Советы рәисе урынбасары Роберт Халитов депутатларны район Советының 2014 елга эш планы белән таныштырды.
Ике утырышны да Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Ул, чыгыш ясап, шәһәр һәм район бюджетларының начар түгеллеген, киләсе елда төзү-төзекләндерү, шулай ук билгеләнгән күп кенә башка эшләрне башкару мөмкинлеге булачагын билгеләп үтте, шәһәр һәм район Советы депутатларының агымдагы елда яхшы эшләвен, аларның шактый акцияләрдә актив катнашуын әйтеп, моның өчен аларга рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.