Татарстан муниципалитетларга гына түгел, хосусый транспорт компанияләренә дә субсидия бирүче бердәнбер төбәк булып тора – В.Давыденко

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе проектын эшкәртү кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә булды

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе” проектын эшкәртү кысаларында автомобиль һәм электр транспорты предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте.

Министрлыкның стратегик үстерү идарәсе башлыгы Айрат Усманов киңәшмәдә чыгыш ясап, 2012 елда федараль һәм республика бюджетларыннан трамвайлар, троллейбуслар, газ ягулыгында эшли торган автобуслар алырга субсидияләр бирелүен билгеләп үтте. Әлеге программада Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Мамадыш, Түбән Кама, Казан һәм Чаллы – барлыгы 8 муниципаль берәмлекнең 17 транспорт предприятиесе катнаша. Республикада 324 берәмлек транспорт чарасы алына, шул исәптән 262 автобус, 22 трамвай һәм 40 троллейбус, дип белдерелә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Россия автомобиль транспорты агентлыгының Идел буе федераль округындагы филиалы директоры Владимир Давыденко сүзләренчә, Татарстан муниципалитетларга гына түгел, ә хосусый транспорт компанияләренә дә субсидия бирүче бердәнбер төбәк булып тора, бу уңай тәҗрибә Росавтотранс шушы федераль оукругтагы автотранспорт предприятиеләре белән киләсе елның I кварталында уздырачак киңәшмәсендә билгеләп үтеләчәк.

.