Бүген Казанның 82нче санлы мәктәбендә “Чисталык дәресе” узды

Укучыларга дәрес бирүдә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Рамил Низамов та катнашты

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Казанның 82нче санлы мәктәбендә “Чисталык дәресе” үткәрелде. Анда 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Дәрес, республикада ел буе барган экологик эшчәнлеккә нәтиҗә ясау уңаеннан оештырылды. Чарага Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Рамил Низамов та килгән иде.
“Чисталык дәресе” инглиз һәм рус телләрендә алып барылды.15 укучы республикага хас экологик проблемаларны ачыклады: бу - һава пычрану, урманнар юкка чыгу, елгалар кибү. Дәрес кысаларында укучыларга видеороликлар да тәкъдим ителде. Алар табигатькә чыккач, үз артыңнан чүп калдырмаска, суны исраф итмәскә өнди.
“Чиста дәрес”тә Рамил Низамов үзе дә укучылар белән аралашты. Ул экологик терминнарга аңлатма бирде, ел буена экологияне саклау буенча алып барылган эшлчәнлеккә йомгак ясады: “Быел сезнең мәктәп укучылары экологияне яхшыртуга шактый зур өлеш кертте – агачлар утырттыгыз, җиләк-җимеш бакчасы ясадыгыз, шәһәрне чүп-чардан арындырдыгыз”, - дип ассызыклады.
Экологиягә кагылышлы мондый чаралар бүген Татарстанның бөтен гомуми белем бирү учрежденияләре буенча узды. Аларда Экология һәм табигать ресурслары , урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе, һ.б. вәкилләре катнаша.
82 нче мәктәп укучылары киләсе алдагы елларда да экологияне саклауда катнашачак, ә яз айларында Рамил Низамов шәхсән үзе аларны Самосырово полигонына экскурсиягэ алып барырга да вәгъдә итте.
«Самосырово чүплеген торгызу эшләре бик актив алып барыла. Бүгенге көндә республикада 40 полигон һәм чүп аралаучы комплекс бар, биредә кәгазь, полиэтилен, металл кебек чималлар эшкәртелүгә аралап алына“, - диде ул.

Министр урынбасары агымдагы елда Татарстанда экологияне саклауга кагылышлы акцияләрнең күп булуын һәм нәтиҗәләрдән канәгать калуы турында хәбәр итте. 2014 нче ел Республикада Мәдәният елы булса да, урынбасар экологик чараларның саны кимемәячәк дип ышандыра. “Су спорты төрләре буенча чемпионатка әзерлек уңаеннан, Казансу елгасын саклауга зур хезмәт кертеләчәк. Бу Кабан күленә дә кагыла”,– дип ассызыклап узды Рамил Низамов.