Азнакайда “Кышын кошларны ашат!” акциясе узган

Акция кысаларында шәһәр урамнарына кошлар өчен махсус җимлекләр эленгән

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Азнакай шәһәре гимназиясендә “Чатыр-Тау” табигый-мәдәни заказнигы инспекторлары “Кышын кошларны ашат!” исемле акция уздырды. Ул кыш көне кулдан килгәнчә кошларга ярдәм итүдә балаларны, ата-аналарны, педагогларны һәм экологларны берләштерергә, кешеләрдә табигатькә карата сакчыл һәм яхшы мөнәсәбәт уятырга ярдәм итә.
Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга лекция укылды, викторина үткәрелде, кошлар турында видеофильм күрсәтелде. Соңрак, укучылар шәһәр урамнарына кошлар өчен дип алдан әзерләнгән җимлекләр эләргә чыкты, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайты.