Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 яңа очрагы ачыкланган

12сеннән 18 декабрьгә кадәр Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). 12сеннән 18 декабрьгә кадәр Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Шул исәптән ВИЧ-инфекциянең Казанда – 1, Чаллыда - 5, Бөгелмә районында – 9, Әлмәт районында – 2, Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында – берәр, җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе учреждениеләрендә 6 очрагы ачыкланган.