Бер атна эчендә 11 татарстанлы агуланып үлгән

Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, республикада химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы теркәлгән
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, 12 сеннән 18 декабрьгә кадәр республикада химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы (шуның 26сы – алкоголь, 7се – наркотик матдәләр, 25е дарулар куллану нәтиҗәсендә) теркәлгән, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Химик этиология белән агуланудан зыян күрүчеләр арасында 44 ир-ат, 20 хатын-кыз, шул исәптән 6 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 11 очрагы (шуның 3се – алкоголь, 5се – наркотик матдәләр, берсе дарулар куллану нәтиҗәсендә) үлем белән төгәлләнгән. Агулануга китергән матдәләр 20 очракта – даруханәләрдә, 13 очракта – кибетләрдә, 2 очракта санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарында сатып алынган.