Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен үзгәртеп коруның Корбан бәйрәме көнне килгән кешеләр санына йогынтысы булмады

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен үзгәртеп коруның Корбан бәйрәме көнне килгән кешеләр санына йогынтысы булмады

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен киңәйтү һәм төзекләндерү буенча төзелеш эшләре баруга карамастан, Корбан гаете уңаеннан бәйрәмгә җыелган мөэмин мөселманнарның саны быел да алдагыларына караганда кимрәк булмады.

“Гомумән алганда, иртәнге намазга 30га якын ислам тарафдары килде”, - дип хәбәр иткән “Интерфакс”ка Россия Мөфтиләр шурасы матбугат сәркатибе Гөлнур Газиева.

Аның сүзләренчә, кешеләр мәчет янына намаз залында урын алып калырга өлгерү өчен иртәнге сәгать алтыда ук килә башлаган. Шул ук вакытта мәхәлләнең мәртәбәле кешеләре – бу мәчеткә балачакларыннан ук йөргән мөселман кардәшләргә урыннар алдан ук алып куелды, дип билгеләп үткән агентлыкның әңгәмәдәше.

Бәйрәмгә җыелучыларның күпчелеге һәрвакыттагыча урамда торган.

Г.Газиева билгеләп үткәнчә, мәчет киңәйтелгәч, эчкә үтә алмаган кешеләр өчен дә якын-тирә урамнарда намаз укуы уңайлырак булачак, чөнки ислам комплексын төзекләндерү тротуарларны җылытуны күздә тота.

Мәчеттә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин укыган вәгазьдән соң, намаз укылды, ә аннары мәчет ишегалдында куй чалынып, ите мохтаҗларга өләшенде.

Моннан тыш, бәйрәм уңаеннан Мәскәүнең төрле урыннарында мохтаҗлар өчен бушлай төшке ашлар оештырылачак, диде Г.Газиева.