Яшел Үзән районында җиңел машина һәм ике йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Яшел Үзән районында җиңел машина һәм ике йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кичә Яшел Үзән районында «ВАЗ-2108» автомобиле ике йөк машинасы белән бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән.

Һәлакәт сәгать 9.00да Мәскәү-Уфа автоюлының 789нчы километрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча машина каршыга килүче «МАЗ» автомобиленә бәрелгән. Аннары җиңел машина «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, «ВАЗ» йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән берничә сәгатьтән соң хастаханәдә үлгән.

Татарстанда 19 көндә 374 юл һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә, 28 кеше үлгән һәм 453е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.