Казанда ТР гамәли психологлар Ассоциациясен оештыру съезды уза

Казанда ТР гамәли психологлар Ассоциациясен оештыру съезды уза

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген ТР Социаль яклау министрлыгында республика гамәли психологлар Ассоциациясен оештыру съезды уза. Анда ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР югары уку йортлары җитәкчеләре, галимнәр, психологлар катнаша.

Съезд ачылышында ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова 2003 елны ТР Министрлар Кабинетының “ТР халкына социаль-психологик ярдәм буенча дәүләт системасын формалаштыру турында” гы 614нче карары нигезендә, 2003-2005 елларга Концепция булдырылганын ассызыклады. Әлеге Концепция нигезендә Татарстан республикасындагы күп кенә министрлыклары һәм ТР Фәннәр академиясе белән берлектә гамәли психологлар Ассоциациясен төзү съездын уздырырга булганнар. Чөнки әлеге өлкәдәге проблемалар артканнан-арта баруы мәгълүм.

Билгеле булганча, җәмгыятьтә психологларга ихтыяҗ арта бара. Әмма әлеге эш профессиональ дәрәҗәдә башкарыламы? Халыкка социаль-психологик хезмәт күрсәтүдә дәүләт системасы үсешенең хәле һәм перспективалары ничек? Бүген узган оештыру съездында психологлар шуңа басым ясадылар. Хәзерге вакытта социаль-психология өлкәсендә хокукый нормалар эшләнмәгән. Һәр теләгән кешенең үзен психолог итеп күрсәтә алуы мәгълүм. Шуңа беренче чиратта лицензия кирәклеге әйтелде. Моны Россия Федерациясе күләмендә эшләү зарур. Моннан тыш психологларга бердәм методик һәм оештыру таләпләре булмау да күп кенә проблемаларга китерә. Съездда билгеләп узылганча эш һәм хезмәт күрсәтү базарын да анализлау кирәк. Бүгенге көндә Татарстандагы югары уку йортларында 3 мең кеше психолог белгечлеген алып чыга. Алар төрле эшләргә урнашалар. Әмма шәхси һәм коммерцияле оешмаларда эшләүче психологларның хезмәтләре күп очракта тикшерелми кала. Клавдия Новикова белдерүенчә, монда теркәү үзәкләре ярдәм итәргә тиеш. Бүген төзеләчәк гамәли психологлар Ассоциациясе Шурасы киләчәктә Хөкүмәт каршында Координацион Шура булдырырга да исәп тота.

Съезд делегатлары Ассоциация оештыру съездының резолюциясен һәм РФ Хөкүмәтенә социаль-психологик хезмәт күрсәтү дәүләт стандартларын кертү кирәклеге һәм әлеге эшчәнлекне лицензияләү турында мөрәҗәгать кабул итәчәкләр.