Алабуга чаңгычылары республика ярышларында беренче урын алды

Алабуга чаңгычылары республика ярышларында беренче урын алды

(Алабуга, 20 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Юмарт). Кичә 16-18 декабрьдә Бөгелмәдә узган «Иң көчле ТР чаңгычылары ярышы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Ярышта Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 13 команда катнашты.

Ирләр арасында классик стиль белән 15 километрлы дистанциядә I урынны Алабугадан Евгений Косинцев алган. Үсмерләр арасында Алабуга педагогия университеты студенты Алексей Трущин өченче урынга лаек булган. Кызлар арасында классик стиль белән 5 километрлы дистанциядә Агата һәм Наталья Затеевалар II һәм III өченче урыннарны алган. Үсмерләр арасында ирекле стильдә ярышта Наталья Затеева III урынга лаек булган.