2006 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри медицина иминият полисларының иске үрнәкләрен тапшыру эшенә нокта куела

2006 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри медицина иминият полисларының иске үрнәкләрен тапшыру эшенә нокта куела

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында мәҗбүри медицина иминият полисын гамәлгә кертү буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән брифинг узды. Брифингта ТР ның мәҗбүри медицина иминияте фондының башкаручы директоры Исмәгыйль Низамов һәм җаваплылыгы чикләнгән (ООО) “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең генераль директоры Линар Гарифуллин катнашты.

Бүген республикада эшләмәүче халыкны теркәү мәсьәләсе буенча эш бара. Эшләмәүче халык категориясенә 18 яшькә кадәр балалар, көндезге бүлектә укучылар һәм студентлар, эшләмәүче пенсионерлар һәм инвалидлар керә. Шулай ук эшсезләр арасында 14 яшькә кадәр балалары булган аналар һәм качкыннар бар. Теге яки бу кешене иминләштерергәме яки юкмы мәсьәләсе буенча махсус комиссия эшли.

“АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең генераль директоры Линар Гарифуллин үз чыгышын, ТР Финанслар министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә, оешмаларының эшләмәүче халыкка мәҗбүри медицина иминият полисын тапшырырга тиешлеге турындагы фикер белән башлап җибәрде. Аның сүзләренә караганда, эшләмәүче пенсионерлар һәм көндезге бүлек укучылары һәм студентларының 1 млн. 400 меңе полислы булды. Бу эш почта аша башкарылган. Беренче этабы тәмамланган эшне дәвам итү юнәлешендә полислар бирү буенча Татарстанда 63 пункт эшләп килә. Эре шәһәрләрдә дәвалау учрежденияләренең стационар пунктлары ачылды. Андыйлар Казанда тугыз, Чаллыда дүрт, Әлмәттә икәү. Линар Рөстәмович, полислар алу буенча пунктларның кайда урнашканлыгы турындагы мәгълүматны халыкка җиткерәбез, дип вәгъдә бирде. “2006 елның 1 гыйнварыннан җирле хастаханәләрдә медицина полисларының иске үрнәкләрен бирү эше тукталылса да, 2006 ел дәвамында аларның көче сакланачак”, - диде ул. Ягъни һәр авыру кеше нинди генә полисын күрсәтсә дә, хастаханәләрдә ярдәм күрсәтеләчәк. Халыкны иминләштерү эшендә лицензияле иминият оешмалары белән килешүләр төзеләчәк.