news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспечать һәм Россвязь оешмалары эшләрен Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырдылар

Владимир Путин Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) эшен туктату турында карарны имзалады.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) хокукый варисы итеп Цифрлы үсеш министрлыгын билгеләделәр. Россия Президенты Владимир Путин бу ике оешманың эшен туктату турында указны имзалады. Бу хакта РИА Новости яза.

Агентлыкларның функцияләре, шулай ук суд карарларын үтәүдән соң барлыкка килгән йөкләмәләр Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырылачак.

Президент сайтында чыккан документта әйтелгәнчә, бу карар федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм дәүләт эшчеләренең санын оптимизацияләү, шулай ук элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100