Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак

“Дөнья ана мәхәббәте белән матур” акциясе республика күләмендә үткәрелә.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әниләр көне уңаеннан, Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.“Пенсия фонды бүлеге, Казан ЗАГС идарәсе белән берлектә, Әниләр көне алдыннан “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” республика акциясен оештыра. Ул барлык район-шәһәрләрдә узачак. Республикада яшәүче 350дән артык гаиләгә дәүләт сертификатларын тапшыру ниятләнә”, - диде Гөлсинә Сабирова.“Казан” гаилә үзәгендә, төп никахлашу сараенда бәйрәм 21 ноябрь 11.00 сәгатьтә узачак.“Ана капиталы” программасы буенча быел 10 айда 15 мең сертификат тапшырылган. Программа гамәлгә кертелгәннән бирле барлыгы 285 мең сертфикат бирелгән.