Татарстанда 25 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә Россиянең Европа өлешенә метеорологик кыш киләчәк.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән 25 градуска кадәр суытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.«21 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән −20..−25 градус салкын булачак», - диелгән хәбәрдә.«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, Казанга салкын һава массалары Карск диңгезеннән килә.Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә Россиянең Европа өлешенә метеорологик кыш киләчәк.