Монополиягә каршы федераль хезмәт Кама мотор заводы рекламасы эшен тикшерә

Чаллы компаниясенә карата эш 20 ноябрьдә карала.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә Кама мотор заводына карата эш материалларын тикшерделәр. Экспертлар Чаллы компаниясенең баннерында ялангач хатын-кыз реклама законнарын боза, дип тапкан.«Рекламадагы сурәт эротик төсмердә һәм брусчатка сату буенча хезмәтләргә туры килми. Бәхәсле рекламаны халык алдында урнаштыру билгеле бер категориядәге гражданнарның (балаларның) эротик характердагы сурәтләрне күрүне чикләү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», - диелә эш кузгату турындагы билгеләмәдә.Монополиягә каршы Федераль хезмәттә шулай ук реклама баннерының «Реклама турында»гы законның 5 маддәсендәге 6 өлешен бозу билгеләре бар, диделәр. Чаллы компаниясенә карата эш бүген, 20 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә карала.