Краснодар халкын токмач, чәкчәк һәм өчпочмак әзерләргә өйрәтәләр

20 ноябрьдә Краснодарда Татар мәдәнияте көне уза.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Краснодарда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында традицион татар ашларын пешерергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Болгар-К «Краснодар төбәк иҗтимагый оешмасы» активистлары токмач, чәкчәк һәм өчпочмак кебек милли ризыклар буенча мастер-класслар үткәрә. Алар шулай ук тәм-томнардан авыз итәргә дә тәкъдим итә.Кубань башкаласында Татар мәдәнияте көне икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел аны оештыручылар белән бергә бәйрәмдә 200дән артык кеше катнашкан.