Казан радиомеханика көллиятендә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills узачак

Чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләр киләсе елда Новокузнецкида узачак WorldSkills Russia финалында катнашачак.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казан радиомеханика көллиятендә 20-22 ноябрьдә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.Чемпионатта Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ инженер лицее, шулай ук Чиләбе радиотехника техникумы студентлары катнашачак.Конкурсантлар аппарат белән тәэмин итү эшен, системаларны программалаштыруны һәм җитешсезлекләрне эзләүне, электрон приборларны ремонтлауны һәм үлчәүне күрсәтәчәкләр.“Конкурс мәйданчыгын җиһазландыру өчен файдаланылачак җиһазларның бер өлеше дәүләт программасы буенча көллият алган федераль грант акчаларына сатып алынды”, – диелә министрлык хәбәрендә.Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр 2020 елның июлендә Новокузнецкида узачак WorldSkills Russia Илкүләм чемпионаты финалында катнашачак.