Актаныш авылында референдум узачак

Брифингта 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, 2020 елга планнар хакында сөйләштеләр.
(Актаныш, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ,Филиза Сәлахова). 24 ноябрьдә халыкның үзара салымга карата мөнәсәбәтен белү өчен Актанышта референдум узачак. Брифингта шул хакта сөйләделәр. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.Актаныш районы Советының кече утырышлар залында “Актаныш авылында халыктан кергән сорауларның дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә чишелеше” дигән темага брифинг узды.Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә узган сөйләшү 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, 2020 елга планнар хакында барды.Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Илшат Шәрәпов һәм хәзерге җитәкчесе Илһам Шәмсуновның чыгышлары максатчан җыемның тотылышы турында иде.Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов халыкны борчый торган юл, ут, су, газ мәсьәләләренең дәүләт программалары нигезендә чишелешен сөйләп аңлатты.Референдумда барысы 7 сайлау участогында тавыш бирү үтәчәк. Анда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә. Әлеге кампаниягә 110 агитатор җәлеп ителгән.